Чарасы узды, фестивале генә булмады

20.12.2010

Чарасы узды, фестивале генә булмады

Исеме матур, оештыручылары тәҗрибәле, иганәчеләре дә шактый күп. «Күпләр көтеп алган фестиваль», дип рекламаланган «Татар җыры» фестивале үзен акладымы икән соң? Бу сорау миндә «Барс-Медиа» инновацион эшмәкәрлек үзәге оештырган чарадан соң туды.

Ләкин шулай да, фестивальдә катнашучыларга һәм, бигрәк тә, оештыручыларга гаеп ташларга җыенмыйм. Җаваплылыгы чикләнгән «Татар җыры» җәмгыяте татар җырының язмышын, татар милләтенең якты киләчәген хәл итүне үз өстенә бурыч итеп куймаган бит! Бу эш өчен җаваплы башка оешмаларыбыз да җитәрлек. Коммерция нигезендә башкарылган эш булгач (халык ни дигән әле?) - кемнең кулында, шуның авызында. Үзе тапкан, үзе оештырган, кемне тели, шуны, ничек тели, шулай күрсәтергә хаклыдыр, «барс»лар.

Бу урында аксакал язучыбыз, драматург Туфан ага Миңнуллинның сүзләре искә төшә: «Чын сәнгатьне ялганнан аерасың килсә, аңа түләнгән акчага кара. Чын сәнгатькә һәрвакыт әзрәк түлиләр».

Мәгълүм сәбәпләр аркасында җыр бәйрәменең сәнгать өлешенә кагылмаска булдым. Ә чараны оештыру җәһәтеннән берничә сүз әйтәсе иттем. Сәхнә оештыручылар тарафыннан үзенчәлекле итеп корылган, бизәлгән, күп санлы утлар биешеп кенә торды. Иганәчеләр, тәбрикләүчеләр, чит илдә гомер итүче милләттәшләребездән алдан ук котлаулар яздырылып зур экраннардан күрсәтелеп барылды. Зал тамашачы белән тутырылган, журналистлар да игтибарсыз түгел. Ә иң мөһиме: дәүләт дәрәҗәсендәге кешеләрне дә бәйрәм сөенечен уртаклашырга дип китерә алганнар...

Мөршидә Кыямова

Фото - Ш. Абдюшев

Электронная газета Республики Татарстан intertat.ru

Возврат к списку