Новости

 
11.10.2011

“Татар радиосы” н 10 еллык юбилее белән ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева котлады

Ул Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды .

Мәгълүм булганча, кичә Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда “Татар радиосы” үзенә генә хас шәхси бәйрәмен – 10 еллык юбилеен билгеләп узды. Кичке сәгать 4 тә башланган бәйрәм кичәсенә төнге 2 гә кадәр дәвам иткән дискотека нокта куйды.
18 сәгатьтә бәйрәм тантаналы төстә ачылып китте һәм юбилярларны котлау өчен сүз ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиевага бирелде. Ул бу бәйрәмне әзерләгән һәм 10 ел дәвамында үзенең кырында “Татар радиосы”н яратучыларны туплаган коллективка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын җиткерде. “Хөрмәтле “Татар радиосы” коллективы! “Татар радиосы”ның 10 еллыгы уңаеннан Татарстанда күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез, республика радиотапшыруларын үстерүгә лаеклы өлеш кертүегез өчен ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Редакциянең югары һөнәри осталыгы көн саен республиканың социаль-сәяси һәм мәдәни тормышын киң яктырта - югары сыйфатлы мәгълүмати продукт эшләп чыгара. Радиостанциянең тапшыру географиясе дә даими киңәя: аның татарлар тупланып яшәгән Россия төбәкләренә барып ирешүе бик куанычлы. Шулай итеп, коллектив бөтен Россиядәге татарларны берләштерү, тыңлаучыларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү бурычын да үти. Радиостанция коллективына ихлас күңелдән иң күркәм милли традицияләрне саклап калуын һәм үстерә баруын, яңадан-яңа кызыклы темалар табуын һәм тыңлаучыларның игътибар үзәгендә булуын телим. Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек юлдаш булсын!”, - дигән җылы сүзләр бар Президентның Рәхмәт хатында.
Зилә Вәлиева исә, үз чиратында шулай ук изге текләкләрен ирештерде. “Исемдә, ун ел элек татарларга да татар радиосы кирәк дип чаң суктык һәм ул хыялыбыз тормышка ашты. Татар эстрадасы мондый радиога лаек дигән сүзләребез исбатланды. Бүгенге марафон 75 җырчыны, композиторларны, 10 меңләп тамашачыны бер залда очраштырды. Чыннан да “Барс-Медиа”ның 10 ел буе оешкан иң яраткан җимеше – “Татар радиосы” үзенең юбилеен шулай зурлап үткәрергә лаеклы. Татарстанда милли заманча җырларның барлыкка килүе һәм аларның үсеш алуы аеруча зур байлык дип исәплим”, - дип, Зилә Вәлиева тәбрикләү чыгышын тәмамлады.

Концертта 75 ләп эстрада җырчысы тамашачыларга яраткан җырларын бүләк итте. Зур сәхнәдә Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева, Иркә, Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Мөнир Рахмаев, Илназ Баһ, Алинә Бәширова, Гүзәл Әхмәтова, Диләрә Илалетдинова, Илнар Сәйфиев кебек яшь җырчы сандугачлар белән беррәттән, инде дистә елдан артык татар халкы күңелен моңлы җырлары белән ләззәтләндергән җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Илсаф, Гүзәл Уразова, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Венера Ганиева, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар “Татар радиосы” на котлауларын ирештерде. "10 тартма" конкурсы, "Хыяллар чынга аша" акциясе җиңүчеләренә сәхнәдә бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм концерты тамашачыларны таң калдырырлык фейерверк белән тәмамланды.

Гөлнар Гарифуллина.

“Татар-информ”. 


Количество показов: 2370

Возврат к списку