2010 елның “Ел җырчылары” – Салават белән Хәния Фәрхи

 
18.12.2010

2010 елның “Ел җырчылары” – Салават белән Хәния Фәрхи

Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында иң зур концерт — “Татар җыры – 2010” XI Халыкара татар эстрада җыры музыка фестивале узды

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында иң зур концерт — “Татар җыры – 2010” XI Халыкара татар эстрада җыры музыка фестивале узды.
Искә төшереп үтәбез, “Татар җыры” фестивале инде беренче көннән үк татар халкы тормышында дәрәҗәле музыкаль вакыйгага әверелде. 10 ел дәвамында 195 җыр “Татар җыры” лауреаты исеменә лаек булды. 95 башкаручы һәм музыкаль коллектив “Алтын Барс” сыны белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының атказанган артистлары Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимов “Алтын Барс” сыны белән ун тапкыр бүләкләнгән.

Быел фестивальнең оештыручылары “Барс-Медиа” инновацион эшмәкәрлек үзәге, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе һәм “TATAR RADiOSI” радиостанцияләр челтәре булды.

Бүген татар эстрадасының иң танылган һәм халык яраткан артистлары “Татар җыры-2010” фестиваленең 30 номинациясендә җиңү яулар һәм “Алтын Барс” сынына ия булыр өчен дәгъва кылды. “Ел җырчысы” исеменә лаек булган – инде 11 тапкыр “Алтын Барс” сынына ия булган Хәния Фәрхигә бу олы бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева тапшырды. “Татар милләте – көчле, дәртле, сәләтле милләт. “Татар җыры” – шуның матур дәлиле. Ул елдан-ел сәхнәгә яңа җырчыларны чыгара, артистларга тамашачының мәхәббәтен җиткерә”, - диде Зилә Вәлиева һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Татар җыры” бәйгесендә катнашучыларга һәм кунакларына кайнар сәламен җиткерде.

“Иң яхшы бию проекты” (ир-егетләр арасында) номинациясендә “Яшьлек тавышы” җыры белән Мөнир Рахмаев җиңде. “2010 нчы елның популяр җыры (хатын-кызлар арасында)” номинациясе җиңүчесе Диләрә Илалтдинованың "Һаман яратам" җыры булды. “2010 нчы елның популяр җыры (ир-егетләр арасында)” номинациясендә җиңүгә Илдар Әхмәтов "Гомер генә бер бөртек" җыры белән лаек булды. “Иң яхшы котлау җыры” номинациясе лауреаты дип Гөлназ Сираеваның "Туганлыкларның көче" җыры табылды. “Ел төркеме” номинациясендә беренчелекне – “Авылга” җыры белән “Эссе" төркеме, “Иң яхшы видеоклип (хатын-кызлар арасында)” номинациясендә Эльвира Хамматованың "Кавыштыр мәхәббәт" җырына язылган клипы; “Иң яхшы видеоклип (ир-егетләр арасында)” номинациясендә - Салават Миңнехановның "Онытма мине" җырына язылган клип; “Ел ачышы” номинациясендә - Эмиль Айзатулланың "Күз нурым" җыры; “Яшьләр проекты” номинациясендә - Иркәнең "Кагылма" җыры; “Иң яхшы саундтрек” номинациясендә - Илназ Сәфиуллин - Шәкүрнең "Минем заманам" ("Минем заманам" фильмына язылган җыр); “2010 нчы елның романтик җыры” номинациясендә - Илсур Сафинның "Сөюем бакчасы" җыры; “Телевизион тамашачы мәхәббәте” номинациясендә - "Сорама хәлләремне" җыры белән Алсу Әбелханова; “2010 нчы елның популяр җыры” номинациясендә - Илнар Сәйфиевның "Дуслар - дускайлар" җыры; “2010 нчы елның ин яхшы хиты” номинациясендә - Илназ Баһның "Аңла йөрәгемне" җыры; “Иң яхшы дуэт” номинациясендә - "Җанашым" җыры белән Ләйсән Гыймаева - Булат Бәйрәмов дуэты; “Иң яхшы альбом (хатын-кызлар арасында)” номинациясендә - Әлфинә Әзһәмованың "Мәхәббәт булмаса дөньяда" альбомы; “Халык мәхәббәте (ир-егетләр арасында)” номинациясендә - Нәфкать Нигъмәтуллин "Тип, йөрәгем" җыры белән; “Иң яхшы бию проекты (хатын-кызлар арасында)” номинациясендә - Ландыш Нигъмәтҗанованың "Карама минем якка" җыры; “2010 нчы елның музыкаль ташкыны” номинациясендә - Ринат Рәхмәтуллинның "Тукта, яңгыр" җыры; “Иң яхшы лирик җыр” номинациясендә - Ильвинаның "Таң атканда" җыры алдылар. Шулай ук “Татар радиосының махсус бүләге”н "Никахсыз сөю" җыры белән ИлСаф алды. “Кабатланмас тавыш” иясе "Ашыктырма, гомер" җырын башкарган Алинә Шәрипҗанова булды. “Иң яхшы альбом (ир-егетләр арасында)” номинациясендә - Салаватның "22 сезон" альбомы, “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә – “Сиңа” җыры белән Раяз Фәсыйхов; “Халыкчан җырчы (ир-егетләр арасында)” номинациясендә - Зөфәр Билалов үзенең "Ашыкма дөньядан китәргә" җыры; “Халык мәхәббәте (хатын-кызлар арасында)” номинациясендә - Гүзәл Уразова "Күк сирень" җыры белән; “Халыкчан җырчы (хатын-кызлар арасында)” номинациясендә – “Талым ялгыз” җырын башкарган Зәйнәп Фәрхетдинова; “Иң яхшы эстрада җыр театры” номинациясендә - Айдар Галимовның җыр театры җиңү яуладылар. Иң соңында “2010 нчы ел җырчысы (ир-егетләр арасында)” исеме билгеле булды: ул – Салават. Җырчы Салават бүген ике “Ак Барс” сыны иясе булды.
Шунысы да игътибарга лаек: быелның иң яхшы татар эстрадасы башкаручыларын бүләкләү тантанасы яңа музыкаль TATARVIDENIE форматында узды. Бүген фестивальне һәр кеше Җир шарының теләсә нинди ноктасыннан tv.bars-media.ru сылтамасы буенча үтеп “Татар Җыры – 2010” фестиваленең турыдан-туры трансляциясен күзәтә алды. Фестиваль бырышында барлык кунакларны һәм катнашучыларны АКШ, Финляндия, Англия, Төркия илләрендә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре дә котлады. Тантананы үткәргәндә иң яңа яктылык-тавыш җиһазлары һәм күпсанлы видео- һәм аудио техника кулланылды.

Ләйсән Әсәдуллина


Источник:  ИА «Татар-информ»

Возврат к списку