Новости

 
22.09.2015

“Кайда гына булсаң да, күңелеңдә туган як җыры!”

Туган җиргә, туган якка, туган йортка мәхәббәт - кеше күңелендәге иң саф, шул ук вакытта иң көчле хисләрнең берсе. Кайда гына булса да, туган җир һәркемнең хәтерендә. Кайдадыр бик еракта калган балачак сукмакларына кеше җыр аша әйләнеп кайта. Бу җыр безнең иң күңелле хатирәләребезне яңарта: беренче адымнар, “Әни” сүзе, туган якның кабатланмас табигате һәм туган нигез!... Туган як җыры - тормышка, туганнарыбызга, якын кешеләребезгә карата булган мәхәббәт җыры да ул! 


Бу җыр һәркемгә аңлашылган кыйммәтләргә нигезләнә: нык гаилә, олыларны хөрмәтләү, бәхетле балачак һәм мәхәббәт... XVI “Татар җыры” фестивалендә яңгыраячак җырлар илебезнең чын мәгънәсендә бай булган унАЛТЫНчы регионы, туган җиребез хакында. 
Шушы еллар эчендә “Татар җыры” Халыкара эстрада фестивале татар җырына гашыйк булган тамашачыларның көтеп алган музыкаль вакыйгасына әверелде. Быел фестиваль “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексының концертлар залында 2015 елның 19 декабрендә узачак. Иң масштаблы проектны оештыручы “Барс Медиа” инновацион эшлекле үзәге “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре һәм “ТМТВ” каналы белән берлектә тамашачылар өчен онытылмаслык грандиоз концерт әзерли.


Алтын хитлар, иң яхшы номинантлар, “Алтын барс” сыннары – унАЛТЫНчы фестивальне лаеклы рәвештә “Алтын” фестиваль дип атарга була.

2.jpg


Количество показов: 2107

Возврат к списку